Бүген Татарстан Дәүләт радиосы барлыкка килгән көн. «Тыңлагыз, Казан сөйли!» дигән гыйбарә эфирда беренче тапкыр 1927 елның 7 ноябрендә яңгырый. Татарстан радиосы күпләрне балачак, яшьлек елларына алып кайта.
Өлкән буын белән бергә үскән, тәҗрибә туплаган затлы радио ул – легендар Татарстан радиосы. Хәзерге көндә Татарстан радиосының көндәлек тапшырулар күләме 6 сәгатьне тәшкил итә. Бу – БДТРК холдингының төбәк департаменты мәгълүматлары буенча, филиаллар арасында иң зур күрсәткеч. Бүген эфирга 50гә якын оригиналь тапшыру эшләнә. Алар хакында тулырак Яңалыклар чыгарылышыннан соң Хәерле көн Татарстан! тапшыруында тәкъдим итәрбез.










