Иртәнге чыгарылыш
Бүген Татарстан Халыклар дуслыгы йортында «Без россиялеләр! Яшь патриотлар карашы” дигән төбәкара җыен эшен дәвам итә. Анда Россиянең 10 төбәгеннән 250дән артык активист катнаша.
Бүген Татарстан радиосының беренче тапшырулары эфирга чыгуга 98 ел тулды. 1922 елның башында ук җәмәгать эшлеклесе, журналист Шамил Усманов VI партия конференциясе делегатлары концеренциясендә Казанда радиостанция оештыру тәкъдиме белән чыга. Бөек Октябрь революциясенең 10 еллыгына башкалабызда радио ачарга рөхсәт алына. 1927 елның 7 ноябрендә беренче тапкыр Татарстан радиосы тапшырулары эфирга бирелә.
Казанның Мәскәү районындагы «Тасма» спорт мәктәбендә халык белән очрашу узды. Анда уктан ату үзәген төзүгә бәйле мәсьәләләр тикшерелде. Эшләрне киләсе елның 30 августына –республика һәм шәһәр көненә тәмамлау күздә тотыла.
Көндезге чыгарылыш
Чаллыда махсус хәрби операция ветераннарының шәһәр Советы оешты. Биредә махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның якыннары эшли, алар авыр сынаулар аша узган, хәзер тәҗрибә уртаклашырга, башкаларга булышырга әзер.
Быел Татарстанда «Экология иминлеге» илкүләм проекты буенча чараларны гамәлгә ашыруга 562 млн сум бүлеп бирелгән. Бу акчаның 467 млн сумнан артыгын федераль бюджет акчалары тәшкил итә. Федераль һәм республика казнасы хисабына төбәктә «Урманнарны саклау» һәм «Россия суы» федераль проектлары гамәлгә ашырыла.
Казанның Мәскәү районындагы «Тасма» спорт мәктәбендә халык белән очрашу узды. Анда уктан ату үзәген төзүгә бәйле мәсьәләләр тикшерелде. Эшләрне киләсе елның 30 августына –республика һәм шәһәр көненә тәмамлау күздә тотыла.
Кичке чыгарылышлар
Казанның «Тулпар» спорт комплексында «Крылья Барса» баскетбол клубы коллективын – 2025 елда коляскада баскетбол буенча Россия чемпионаты җиңүчесен хөрмәтләделәр. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов спортчыларны зур казанышлары белән котлады.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казандагы «Лето — Җәй» торак комплексында ачылган 123 нче лицейда булды. Ул яңа бинаны, кабинетларны, ашханәне карады, педагоглар һәм укучылар белән аралашты.
2026 елда Лениногорскийда чаңгыда сикерү трамплиннарын масштаблы реконструкцияләү башлана. Биредәге 4 трамплин узган гасырның 70 нче елларында ук салынган. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән ике зур трамплинны төзекләндерүгә 263 млн сум акча бүлеп бирелгән.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Совет районындагы 123 нче физика-математика лицеен, шулай ук видео элемтә аша Чаллы шәһәренең Мәләкәс аръягы районындагы 39нчы күп профильле мәктәпне ачуда катнашты. Яңа уку йортларына компьютер җиһазлары алуга сертификатлар тапшырды.