Бу атна, ял көннәре исәбенә, гадәти булмады. Тапшыруыбызны да бәйрәм вакыйгаларыннан башлап җибәрәбез. 4 нче ноябрьдә илебездә Халыклар бердәмлеге көне, ә 6 ноябрьдә — Татарстан Республикасы Конституциясе көне билгеләп үтелде.
Пәнҗешәмбе көнне Казанда Футболны үстерү үзәгенең икенче этабын ачу тантанасы узды. Видеоэлемтә буенча спорт объектын ачуда Россия Президенты Владимир Путин катнашты.










