Яңа көнебез дәртле дә мәгънәле дә булсын, дигән теләк белән эфирдагы эшебезне башлап җибәрәбез. Хәзер без сезне әдәбиятыбызның күренекле вәкиле, шагыйрь Хәсән Туфан шигырьләреннән һәм аларга язылган җырлардан төзелгән әдәби-музыкаль композиция тәкъдим итәбез.










