“Татар радиоуниверситеты”.
“Татар радиоуниверситеты”на рәхим итегез! Әлеге тапшыруда без фәннең төрле өлкәләре турында сөйләшәбез. Студиябездә кунакта – үз фәнен тирәнтен белгән һәм үз ачышлары турында кызыклы итеп сөйли белгән галимнәр, фән эшлеклеләре. Тапшыруыбызның максаты – фәнни-популяр белем аша татар телен популярлаштыру. Моңа кадәр булган тапшыруларда без анатомия, кеше сәламәтлеге, туган телебезнең сүз байлыгы, тел белеме темаларына кагылдык. Һәм яңа бер зур тема башлаган идек! Ул – мифология! Бүген дәвам итәбез!
Тапшыруда филология фәннәре докторы, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының халык иҗаты бүлеге мөдире, ТР Фәннәр академиясе профессоры Ләйлә Хәсән кызы Дәүләтшина остазлык итә.
Бүгенге дәресмнең төп темалары:
- Узган тапшыруда без татар мифологиясенең иң билгеле персонажларын искә ала башлаган идек. Шүрәле дә шундыйлардан. Без аны Габдулла Тукай язган әкият-поэмалар аша беләбез. Ә халык Шүрәле турында ниләр сөйли?
- Халык хәтереннән югалып бара торган персонажларны барлыйбыз.
- Албасты, Бичура һәм Убыр турында риваятьләр тыңлыйбыз.