Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ике яңа белем йорты Казандагы 123 нче физика-математика лицеен һәм Чаллы шәһәренең Мәләкәс аръягы районында 39 нчы күп профильле мәктәпне ачу тантанасында катнашты. Тулырак алдагы язмада.
123 нче физика-математика лицее Казанның Совет районындагы «Лето» торак комплексында урнашкан. Бина 1224 урынга исәпләнгән, «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында төзелгән. Лицейда укыту өчен заманча шартлар тудырылган: татар һәм чит телләр кабинетлары, озайтылган көн төркемнәре өчен уен бүлмәләре, актлар залы, китапханә, логопед кабинеты, шулай ук аз хәрәкәтләнүче укучылар өчен җайлаштырылган сыйныфлар.
Биредә Рөстәм Миңнеханов уку сыйныфларын карады, дәресләрдә катнашты. Ә аннары Татарстан Рәисе видеоэлемтә аша Чаллыдагы 39 нчы мәктәп эшенә старт бирде. Ике мәктәпкә дә компьютер җиһазлары алуга сертификатлар тапшырылды. Чаллы шәһәрендә мәктәп ачылышында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашты.
Алия Галиуллина, Максим Бахарев, Ленар Хәбибуллин, Татарстан яңалыклары.










