Борынгы заманнарда бу жанр безнең халкыбызда бик киң таралган булган, кызганычка Совет чорында, бигрәктә Октябрь революциясеннән соң, мөнәҗәтләр фән һәм галимнәр игътибарыннан читләштерелгән. Шулай да, хәзерге заманда мөнәҗәтләр традициясе яңа үсеш таба. Шушы традицияне терелтү, үстерү өчен безнең республикабызда махсус чаралар уза. Казан шәһәренең Совет районы «Гаилә» мәчете Татарстан Республикасының Диния нәзарәте һәм «Мөселманнар» газетасы белән берлектә «Мөнәҗәтләр – гаилә бизәге» бөтенроссия конкурсын үткәрде.








