Бу атнада, ягъни 12 нче ноябрьдән-22 сенә кадәр, Казанда «Россия – Көнчыгыш» халыкара милли мәдәниятләр фестивале ( шәрык базары») уза. Быел ул дүртенче тапкыр оештырыла. Фестиваль -Россиянең 20 төбәгеннән, 40ка якын һәм ерак чит илләрдән катнашучыларны җыя. Киләсе ел «Казан – ислам дөньясы мәдәнияте башкаласы» дип игълан ителде, шул уңайдан фестиваль тагын да зурая һәм аның географиясе киңәя. Быел «Шәрык базары» фестиваленең программасы да бай. Фестиваль кысаларында мәшһүр татар җырчысы Илһам Шакировны искә алу кичәсе, шулай ук икенче тапкыр халыкара фәнни-гамәли конференциянең узуы көтелә. Быел фестивалне уздыру буенча махсус оештыру комитеты булдырылды. Әлеге масштаблы чара дөнякүләм танылу алды, һәм төрле халыкларның мәдәниятләрен, үзенчәлекләрен күрсәтергә мөмкинлек бирә.










