Бүгенге тапшыруны без тормыш иминлеге темасына багышларга уйладык. Кечкенәдән үк безне бәла-казалар булганда, үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтеп киләләр. Янгын чыкса, газ исе килсә, куркыныч булганда нинди номерларга шалтыратырга, нишләргә кирәклеген беләбез дә шикелле. Хәлиткеч мизгелләрдә күп очракта яшүсмер генә түгел, өлкән кеше дә югалып калырга мөмкин. 2023 елдан башлап Россия күләмендә «Беренче ярдәм» проекты гамәлгә куела. Аның кысаларында беренче ярдәм күрсәтү буенча төбәк чемпионаты да оештырыла. Ярышларда республика районнарыннан 131 команда катнашты. Җиңүчеләр 13–17 ноябрь көннәрендә Мордовия Республикасының Саранск шәһәрендә узачак беренче ярдәм күрсәтү буенча илкүләм чемпионатта да катнашачаклар. Төбәк чемпионаты җиңүчесе, Яшел Үзән медицина көллияте студенты, “Алдынгылар” хәрәкәте катнашучысы Зәлия Сәйфиева белән сөйләштек. Шулай ук тапшыруыбызда Казан медицина көллияте студенты Алинә Вәлиева белән әңгәмә ишетә аласыз.










