Иртәнге чыгарылыш
1 декабрьгә кадәр 2024 ел өчен милек салымнарын түләү кирәклеген исегезгә төшерәбез.
2025 елның гыйнвар–октябрь айларында Татарстан Республикасында яңа туган балалары булган гаиләләргә 1 875 бүләк җыелмалары бирелгән.
Бу атнада Казанда «Россия – Көнчыгыш» халыкара милли мәдәниятләр фестивале була.
Кичке чыгарылыш
Россия Президенты Владимир Путин Эчке эшләр министрлыгы шәхси составын һәм ветераннарны эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлады. Видео котлау Кремль сайтында урнаштырылган.
Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин мөрәҗәгать белән чыкты.
Татарстан премьер-министры урынбасары Ринат Садыйков Луганский Халык Республикасының Рубежное шәһәре хастаханәсендә булды. Баш табиб Эдуард Кравченко белән эшлекле киңәшмәдә башкарылган эшләргә йомгак ясалды, кадрлар кытлыгын хәл итү йөзеннән, киләчәктә хезмәттәшлек өстенлекләре билгеләнде.










