Ел саен 10 ноябрьдә Россиядә Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме билгеләп үтелә.
Исемнәре үзгәреп торуга да карамастан, эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең эш бурычлары шул ук кала диярлек: җәмәгать тәртибен саклау, массакүләм чаралар уздыруны тәэмин итү, җинаятьләрне булдырмау һәм кылынганнарын ачу, хосусый милекне, дәүләт һәм коммерция объектларын саклау, корал әйләнеше кагыйдәләренең үтәлешен күзәтү, наркотиклар таралуга каршы көрәш, экстремизмга һәм террорчылыкка каршы тору.
Бу бәйрәм көнендә полиция хезмәткәрләре адресына башкарган эшләрен бәяләп лаеклы рәхмәт һәм эчтәлекле котлау сүзләре яңгырый. Шунысын да әйтергә кирәк, күп өлкә хезмәткәрләре кебек үк, хокук сагында торучылар да проблемалардан азат түгел. Эш базарындагы тотрыксызлык та, матди тәэмин ителеш, хезмәт өчен түләү мәсьәләсе бөтен тармак белгечләре өчен актуаль хәзер. Ләкин кыенлыкларга да карамастан, үз бурычларын тугры үтәп, ил һәм җәмгыять иминлеге сагында нык торучылар бар.
Бүгенге тапшыруда без шундый үз эшенә тугры һәм батыр кешеләрнең берсе белән таныштырабыз.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлеге участок полиция уполномоченные майор Илдар Вәгыйзов «Халык участковые-2025» конкурысының төбәк этабында җиңеп чыккан, бу көннәрдә ул Республикабызны Бөтенроссия конкурсында тәкъдим итә. Бүген — аның өчен тавыш бирүнең соңгы көне. Район ерак, Илдар Салихҗановичның көндәлек эшен берәү дә кичектерә алмый. Шуңа күрә без аның белән телефон аша гына элемтәгә кердек. Хәзер сезгә шушы әңгәмәне тәкъдим итәбез.
Бүгенге тапшыруыбызда заманча мәгълүмати технологияләр ярдәмендә кылынучы мошенниклык схемаларына каршы тору турында сөйләрбез.
Бу чыгарылышта сүз «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проектын (Национальный проект «Эффективная и конкурентная экономика») гамәлгә ашыру турында барачак. Бүген илдә билгеле бер кадрлар кытлыгы бар, социаль өлкәнең күп кенә тармакларында да. Бу социаль өлкәнең тотрыклыгы эше өчен бик мөһим мәсьәлә.
Бу хакта Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белгече Айсылу Гомәрова сөйли.










