Шушы көннәрдә жюри хөкеменә финалга узган 12 Театр коллективының чыгышы тәкъдим ителде.
Дикъкатьне халык театрларына юнәлтә башлаганга да ХХV ел узып киткән. Регионара “Идел-йорт” фестиваленең максаты да үзешчән театр сәнгатен үстерү, осталыкларын камилләштерү, шулай ук үзешчән артистлар һәм режиссерларның иҗади мөмкинлекләрен киңәйтүдән гыйбарәт. Өстәвенә, Алар безгә, ягъи профессиональ театрларга тамашачы әзерли дип исәпли режиссер Ренат Әюпов.
Төбәкара конкурс барышында иҗади лабораторияләр дә уза. Анда һәвәскәр коллективлар режиссура, актерлык осталыгы, грим, пластика буенча осталык дәресләре ала.
Быелгы конкурс Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан үткәрелә һәм Россиядә Ватанны саклаучылар елына, шулай ук Туфан Миннуллинның тууына 90 ел тулуга багышланган. Җиңүчеләр декабрь аенда ачыклана.
Мөршидә Җиһан, Фәрит Җәләли Татарстан яңалыклары









