Иртәнге чыгарылыш
Татарстанда республиканың фәнни-технологик үсеше программасына төзәтмәләр кертелде, программа 2028 елга кадәр озайтылды. Бу турыдагы карарны Премьер-министр Алексей Песошин имзалады.
Татарстан премьер-министры урынбасары Ринат Садыйков Луганский Халык Республикасының Рубежное шәһәре хастаханәсендә булды. Баш табиб Эдуард Кравченко белән эшлекле киңәшмәдә башкарылган эшләргә йомгак ясалды, кадрлар кытлыгын хәл итү йөзеннән, киләчәктә хезмәттәшлек өстенлекләре билгеләнде.
Киләсе елда Рамазан ае 19 февральдә башлана – бу уразаның беренче көне булачак. Ураза 29 көн дәвам итә, аның соңгы көне — 19 март. Икенче көнне, 20 мартта, мөселманнар Ураза гаетен билгеләп үтәчәк, бу көн республикада эшләми торган бәйрәм көн булып санала.
Көндезге чыгарылыш
Россия һәм Казахстан киләчәктә финанс өлкәсендә хезмәттәшлекне ныгытырга, уртак проектларны гамәлгә ашырырга планлаштыралар. Бу хакта Татарстан Рәисе, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов Казахстан Президенты Касым Жомарт Токаевның Россиягә дәүләт визиты алдыннан белдерде. Аның фикеренчә, әлеге визит ике яклы мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен мөһим этәргеч булачак.
Бу көннәрдә Казанда спортның су төрләре буенча Россия чемпионаты ярышлары дәвам итә. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярышларның барышын карады. Турнир бөтен илдән 1 меңнән артык спортчыны җыйды. 48 комплект медаль уйнатыла.
Татарстан Милли китапханәсендә Габдулла Тукай исемендәге XV нәфис сүз бәйгесен ачу тантанасы узды. Быелгы бәйге Ватанны саклаучылар һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына, бөек Тукайның 140 еллыгына багышлана. Киләсе елның апрелендә шагыйрьнең тууына 140 ел тула.
Кичке чыгарылышлар
Россия һәм Казахстан киләчәктә финанс өлкәсендә хезмәттәшлекне ныгытырга, уртак проектларны гамәлгә ашырырга планлаштыралар. Бу хакта Татарстан Рәисе, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов Казахстан Президенты Касым Жомарт Токаевның Россиягә дәүләт визиты алдыннан белдерде. Аның фикеренчә, әлеге визит ике яклы мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен мөһим этәргеч булачак.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, республика Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча Комиссия рәисе Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге парламент делегациясе Саха (Якутия) Республикасына эш сәфәре белән килде.
Татарстан Милли китапханәсендә Габдулла Тукай исемендәге XV нәфис сүз бәйгесен ачу тантанасы узды. Быелгы бәйге Ватанны саклаучылар һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына, бөек Тукайның 140 еллыгына багышлана.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, республика Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча Комиссия рәисе Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге делегация Саха (Якутия) Республикасында эш сәфәре белән булды.
Республика халкына күп функцияле Үзәкләр офисларына алдан язылу өчен MAX мессенджерындагы чат-боттан файдаланырга мөмкин. Бу хактаТатарстанда дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге директоры Ленара Мозаффарова хөкүмәт йортында узган брифингта әйтте.
Республикада «Васыятьнамә – киләсе буыннарга әйтер сүз» конкурсы игълан ителде. Конкурсны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе, Архив эше буенча Дәүләт комитеты, республика Нотариаль палатасы белән берлектә, Казандагы «Гаилә» мәчете оештырды.
.










