Һәр мөселман кешесе әманәтен балаларга, туганнарга мирас итеп калдырырга тиешле. «Васыятьнамә – киләсе буыннарга әйтер сүз» конкурсы
Конкурс туганлык җепләрен барлау; васыятьнең, мирасның мәгънәсенә төшендерү, нәсел тарихын, яшәү кагыйдәләрен барлау; ата-бабаларыбызның мирасына хөрмәт уятуны күздә тота.
Рухи мирасыбызны барлаган «Васыятьнамә – киләсе буыннарга әйтер сүз» конкурсы бүгенге көндә аеруча кирәкле чара.
Аны Казанның «Гаилә» мәчете, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Татарстанның архив эше буенча Дәүләт комитеты, ЗАГС идарәсе, Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә оештыра.
Конкурс эшләре 2026 елның 15 гыйнварына кадәр кабул ителә. Әлеге бәйгедә Татарстанда, Россия төбәкләрендә һәм дөньяның төрле почмакларында яшәүче һәр кеше катнаша ала.
Ләлә Зәйнуллина, Николай Осуховский. Татарстан яңалыклары.










