Бүген 12 нче ноябрьдә Россия мөселман мәгарифе тормышында зур вакыйга – мөселман уку йортлары студентлары арасында Ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча 18 нче халыкара олимпиада башланды. Интеллектуаль ярыш Казанның Россия ислам институтында уза. Катнашучылар исемлегендә — Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук Малайзия, Индонезия һәм Пакыстан студентлары бар. Олимпиада ислам хокукы, дин нигезләре, гарәп теле номинацияләрендә уза. Халыкара олимпиада иртәгә 13 ноябрьдә дә үз эшен дәвам итә.










