12нче ноябрьдән 22сенә кадәр Казанда «Россия-Көнчыгыш» халыкара милли мәдәниятләр фестивале («Казанда шәрык базары») үтә.
Быел ул дүртенче тапкыр оештырыла. Чарада бик күп Көнчыгыш илләре вәкилләре катнашуы көтелә. Фестиваль Россиянең 20 төбәгеннән, 40ка якын һәм ерак чит илләрдән (шул исәптән 30 ислам дәүләтеннән) катнашучыларны җыя. Киләсе ел «Казан – ислам дөньясы мәдәнияте башкаласы» дип игълан ителде, әлеге уңайдан фестиваль тагын да зурая һәм аның географиясе киңәя. Быел «Шәрык базары» фестиваленең программасы бай. Быел фестиваль кысаларына мәшһүр татар җырчысы Илһам Шакировны искә алу кичәсе уза.
Чара 17нче ноябрьдә Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында оештырыла. Быел фестиваль кысаларында икенче тапкыр халыкара фәнни-гамәли конференция үтә. Конференция төрле илләрдән мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге алдынгы экспертларны җыя. Фестивальнең Гала-концерты «Пирамида» күңел ачу үзәгендә 22нче ноябрь көнне үтә.










