Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, республика Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча Комиссия рәисе Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге делегация Саха (Якутия) Республикасында эш сәфәре белән булды.
Республика халкына күп функцияле Үзәкләр офисларына алдан язылу өчен MAX мессенджерындагы чат-боттан файдаланырга мөмкин. Бу хактаТатарстанда дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге директоры Ленара Мозаффарова хөкүмәт йортында узган брифингта әйтте.
Республикада «Васыятьнамә – киләсе буыннарга әйтер сүз» конкурсы игълан ителде. Конкурсны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе, Архив эше буенча Дәүләт комитеты, республика Нотариаль палатасы белән берлектә, Казандагы «Гаилә» мәчете оештырды.
Көндезге чыгарылыш
Казанда «Россия-Көнчыгыш» Халыкара милли мәдәниятләр фестивале — “Шәрык базары” ачылды. Быел ул дүртенче тапкыр оештырылды. Фестиваль Россиянең 20 төбәгеннән, 40 якын һәм ерак чит илләрдән, шул исәптән 30 ислам дәүләтеннән катнашучыларны җыйды.
Республикада «Васыятьнамә – киләсе буыннарга әйтер сүз» конкурсы игълан ителде. Конкурсны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе, Архив эше буенча Дәүләт комитеты, республика Нотариаль палатасы белән берлектә, Казандагы «Гаилә» мәчете оештырды.
14-16 ноябрь көннәрендә дөнья күләмендә X тапкыр «Татарча диктант» акциясе узачак. 14 ноябрьдә диктантны Татарстанда һәм Башкортстанда, 15 ноябрьдә Россия төбәкләрендә, ә 16 ноябрьдә чит илләрдә яшәүче татарлар яза алачак.
Кичке чыгарылышлар
Лениногорск районында югары патогенлы кош гриппы чыганагы ачыклану сәбәпле, чикләү чаралары кертелде. Тиешле Указга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйды. Йогышлы чыганак Лениногорск районының Писмән авыл җирлегендә шәхси ярдәмче хуҗалык территориясендә ачыкланган.
Алабуга дәүләт музей-тыюылыгында “Төньяк Евразиянең бронза һәм тимер гасырлардагы археологиясе” дигән темага Бөтенроссия конференциясе ачылды. Аны Татарстан Фәннәр Академиясе Россия Фәннәр академиясенең археология институты белән берлектә оештырды. Конференция эшендә якын чит илләрдән, Россия төбәкләреннән фәнни- тикшеренү институтлары галимнәре катнаша.
14-16 ноябрь көннәрендә дөнья күләмендә X тапкыр «Татарча диктант» акциясе узачак. 14 ноябрьдә диктантны Татарстанда һәм Башкортстанда, 15 ноябрьдә Россия төбәкләрендә, ә 16 ноябрьдә чит илләрдә яшәүчеләр яза алачак.
Алабуга дәүләт музей-тыюылыгында “Төньяк Евразиянең бронза һәм тимер гасырлардагы археологиясе” дигән темага Бөтенроссия конференциясе ачылды. Аны Татарстан Фәннәр Академиясе Россия Фәннәр академиясенең археология институты белән берлектә оештырды. Конференция эшендә якын чит илләрдән, Россия төбәкләреннән фәнни- тикшеренү институтлары галимнәре катнаша.
Татарстанда интернет аша караклык очраклары арткан. Бу хакта эчке эшләр министрлыгының җинаятьчеләрне эзләү идарәсенең аеруча мөһим эшләр буенча оперуполномоченные Рәдис Йосыпов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә әйтте.
Казан белән Краснодар шәһәрләре арасында туры даими авиарейс ачыла. Бу хакта Казан Халыкара аэропорты матбугат хезмәте хәбәр итте. Атнага өч тапкыр – сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә – 220 пассажир урынлы уңайлы самолетлар оча башлый.










