Адәм баласын күркәм итүче сыйфатларның берсе – миһербанлы һәм игелекле булу. Кайсыбер вакытта кемгә дә булса яхшылык эшләү – бик җиңел, вакыт та, акча да, көч тә сарыф итми торып кемгәдер бәяләп бермәслек зур игелек кылу мөмкинлеге бар. Хәтта таныш булмаган кешегә дустанә елмаю да күңелләрне йомшартырга, дөньяга башкача карарга ярдәм итә.
Бүген – 13 ноябрь — бөтендөньяда игелек көне билгеләп үтелә. Һәм без бүген “Күркәм эшләр эзеннән” тапшыруын игелекле эшләргә багышларга уйладык.










