«Мөнәҗәтләр – гаилә бизәге» конкурсында беренче урын алган «Апанай апайлары» төркеме мөнәҗәтләрне Апанай мәчетендә башкарды. «Апайларның» эшчәнлеге турында төркем җитәкчесе Голсинә Сабирова уртаклашты.
Мөнәҗәтләр тарихы унынчы гасырдан башлана, алар безнең милли-мирасыбызга, тарихыбызга зур элеш кертә. Мөнәҗәт аша татар халкы гасырлар буе Ходайга ялварган, ярдәм, көч сораган. Мөнәҗәтләр безнең мәдәни хәзинәбездә аерым бер алтын кебек балкып тора – ди Апанай мәчетенең имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров
Апанай апайлары төркеме чыгышынан башка мәчеттә күп күргәзмәләр узды. Мәчет килүчеләре өчен кызыксындыргыч эшчәнлек төрләрен тәкъдим итә. Дини сәнгать осталары үзләренең эшләрен күрсәттеләр. Пыялада шамаил ясау, киемнәрдә татар милли орнамент тегү, хатын-кызлар бизәкләрен ясау һәм татар телендә нәшер ителгән дини китаплар күргәзмәсе.
Камил Сәйфуллин, Даниил Жданов, Татарстан Яңалыклары.









