Татар информ агентлыгында «Миллиард.Татар» басмасының «Ел татарлары-2025» премиясенә тавыш бирү рейтингына алдан йомгак ясауга багышланган матбугат конференциясе узды.
Әлеге премияне басма 2022 нче елдан бирә башлады. Ул милли мәдәният, фән, спорт һәм башка өлкәләрне үстерүгә өлеш керткән татарларга тапшырыла.Халык тавыш бирү нәтиҗәсендә Вконтакте һәм Телеграмм Социаль челтәрләрендә һәр номинациядә җиңүчеләр билгеләнде.
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 3 декабрьдә Казан Кремлендә узыр дип көтелә.









