Безгә тагын да хөрмәтлелек, дәрәҗә өсти торган нәрсә — ул гаилә кору. Бу гамәлнеаңлы рәвештә кылсак идек. Бүгенге «Иртәнге нур» тапшыруында гаиләгә килгән сынаулар турында сөйләштек. Сынауларны ничек кабул итәргә? Сынау — ул газапмы, рәхмәтме? Боларның барысы турында да Рамазан мәчете имам-хатыйбы Солтан хәзрәт Морадимов белән булган әңгәмәдән белә аласыз!










