Казанда Мәжит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрының «Зур гастрольләр»е бара, алар Россия мәдәният министрлыгының Бөтенроссия гастроль-концерт планы нигезендә оештырылган. Театраль премияләргә ия булган спектакльләр турында урыннан махсус репортаж.
Бу вакыйганы якын, тугры дусларның көтеп алынган очрашуы дип исәпли гастрольгә килгән кунакларыбыз.
Мәжит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрының гастрольләре тарихи бинада башланып китте. Тинчурин театры бик җылы кабул итте ут күршеләрне.
Тарихи бинадан башланып киткән гастрольләр Камал театрында дәвам итә. Яңа бинада беренче тапкыр уйныйлар. Барлык заманча уңайлыклар да тудырылган дип белдерә кунакларыбыз.
Спектакльләрнең куелышы да үзенчәлекле. Мәсәлән «Кара йөзләр» спектаклендә тамашачы да сәхнәдә утыра. Бу алымның үз аңлатмасы бар.55 елдан артык Башкорт академия драма театрында иҗат итүче Илсөяр ханым әлеге спектакльдә рольләр буенча инде икенче буынны уйныйм ди.
Татарстан артистлары белән без туган җанлы, бер-беребезне якын күрәбез. Әлеге матур традиция яшь буынга да күчәр дип ышанабыз ди артистлар.
Гастрольләр вакытында театраль премияләргә лаек булган, фестивальләрдә җиңүләр яулаган спектакльләр тәкъдим ителә.
Сүз уңаеннан бүгенгесе көндә Камал театры труппасы Башкортостан тамашачысын сөендерә. Алмаш гастрольләр вакытында түкми чәчми генә уй-фикерләрене, милли моңнарны тамашачыга җиткерү төп максат.
Алия Галиуллина, Данил Жданов, Николай Осуховский, Татарстан яңалыклары.










