14 нче ноябрьдән -16 сына кадәр, дөнья күләмендә унынчы тапкыр «Татарча диктант» акциясе башлана. Бүген диктантны Татарстанда һәм Башкортстанда, иртәгә – Россия төбәкләрендә, ә 16 ноябрьдә чит илләрдә яшәүче татарлар яза ала. Акциядә катнашучылар өчен күренекле галим, мәгърифәтче Каюм Насыйри һәм язучы Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләреннән өзекләр тәкдим ителә. Диктант уздыру өчен төрле илләрдән 5 меңнән артык мәйданчык теркәлгән. Төп мәйданчык итеп Казан Федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты сайланды. Диктантны инде берничә минуттан сәгать 10.00 яза башлыйлар. Нәтиҗәләр 30 көннән соң, диктант нокта татар сайтында урнаштырыла.









