Бүген без Татарстан радиосы дулкыннарында өр яңа тапшырулар сериясен башлап җибәрәбез. Ул Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән әзерләнә. Без аларны гыйлемгә, мәгълүматка бай, шул ук вакытта кызыклы һәм мавыктыргыч итәргә тырышырбыз. Әйдәгез, тапшыруны беренче чыгарылышын бергәләп башлап җибәрик.










