Шушы көннәрдә Арча үзәк китәпханәсендә күрмәүчеләр өчен очрашу оештырылды. Алар брайль системасына күчерелгән китаплар турында фикер алышты. Чарадан безнең репортаж.
Арча районы үзәк китапханәсенең эш планы бик бай. Биредә һәрвакыт төрле вакыйгаларга багышланган истәлекле чаралар бер-бер артлы үткәрелеп килә. Бигрәк тә заманча төзекләндерү эшләреннән соң. Шушы көннәрдә күрү сәләтен югалткан кешеләр өчен очрашу оештырылды.
Тумыштан сукыр яисә башкача күрү сәләтен югалткан кешеләр брайль системасы аша яисә аудио рәвешендә әдәби әсәрләр белән танышып, фикер алышырга җыелганнар иде. Ә махсус күчерелгән әсәрләр аз түгел, ике роман, бер повесть. Җанлы очрашу барышында зур кызыксыну белән авторга сораулар биреп, тулы җавап алды катнашучылар.
Һәрбер әсәр үтә дә тормышчан булуы белән җәлеп итә. Язмыш тарафыннан әлеге сынауга дучар булучылар арасында сау-сәламәт кешеләрдән дә уздырып, тулы көченә тормыш алып баручылар бихисап. Алар көчле рух мисалы, яшәү көчен саклап, алга атлаучылар.
Шунысы мөһим, күрү сәләтен югалткан, яки тумыштан сукыр булган кешеләргә игътибар, төрле файдалы чаралар республика буйлап даими рәвештә оештырылып килә.
Алия Галиуллина, Александр Решёткин, Татарстан яңалыклары, Арча.










