Тулысынча караңгылыкка күмелеп яшәүчеләрне арабызда тиз таныйбыз. Күп очракта аларга әллә ни ихьтибар да бирмибез. Нәкъ менә җәмәгатчелеккә күрмәүчеләр турында күбрәк мәгълүмат бирү уңаеннан Күрмәүчеләр декадасы үткәрелә. Аның кысаларында республика һәм ил күләмендә шактый гына чаралар булып узды.
Мәркәзебезнең “Хәзинә” сәнгать үзәге үзенчәлекле күргәзмә кабул итте. Россия тарихында беренче тапкыр оештырылган чара бары бер генә көн дәвам итте.
Ул балчыктан әвәләп эшләүче танылган оста Илгизәр Хәмидуллин эшләрен тәкъдим итүдән гыйбәрәт иде.
Биредәге һәр бер экспонат уникаль, чөнки алар бөтенләй күзе күрмәүче кеше тарафыннан башкарылган.
Илгизәрне яхшы белүчеләр, аның искиткеч оптимист булуына соклана. Кулыннан килмәгән бер генә эше дә юк аның.
Күңел түренә салынган сәнгать орлыклары, кайчан да булса оста кулында чәчәк атырга тиеш. Балчык белән танышуына әле биш кенә ел булса да, Илгизәр Хәмидуллин инде куп санлы конкурс, фестивальлләрдә катнашып өлгерде. Һәттә “Абилимпикс” мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында үткәрелүче Халыкара бәйгедә җиңү яулаучы да әле ул.
Илгизәр уңышлары өчен аны һөнәргә өйрәткән беренче укытучысы Снежана Хәйруллинага рәхмәтле. Аларның дуслыклары бүген дә дәвам итә.
Күргәзмәне оештыруда “Лойя” иҗади дуэт зур булышлык күрсәтә.
Күргәзмәдә эксперемент рәвешендә, күру сәләтләре яхшы булган кунакларга, кара күзлек киеп бармак очлары белән тоемлап карарга мөмкинчелек бирелде.
Күргәзмә мөмкинлекләр чикләнү сәбәпле килеп чыккан кыенлыклар турында түгел, ә тормышка булган мәһәббәт турында җиткерергә тырышты.
Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте быел 100 еллыгын билгеләп үтә.
Илгизәр Хәмидуллин турында биредә горурланып Безнең Илгизәр дип, әйтәләр. Чөнки җәмгыятнең матур тарихин аның кебек дөньяга күңел күзе аша караучы кешеләр яза.
Эльза Әхмәтҗанова, Ленар Хәбибуллин Татарстан Яңалыклары










