Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Министрлар Кабинеты 2025/2026 уку елында хәрби хезмәт нигезләре буенча уку җыеннары уздыруны раслады.
Татарстанда газлаштыру дәрәҗәсе бүгенге көндә 97,8% тәшкил итә, ул Россиядә иң югары күрсәткечләрнең берсе булып тора.
Казанда Россия һәм республика күләмендәге олимпиадаларның муниципаль этабы дәвам итә.
Кичке чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика юл челтәрен норматив хәлгә китерү буенча эшнең торышын бәяләде. Быел «Яшәү өчен Инфраструктура» илкүләм проекты буенча 200 чакрым озынлыгында юл өслеге яңартылган. Шулардан төбәк юлларының озынлыгы 164,7 чакрым тәшкил итә.
Татарстанда күп фатирлы йорт чатларының 61 проценттан артыгы MAX илкүләм мессенджерына күчерелгән инде. Республика төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин шул хакта белдерде. Татарстандагы 18 мең 111йортның 11 мең 51е чаты МАХ системасына кертелгән.
Быел республикада көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 793 млн сумлык продукция сатылган. Ярминкәләр сентябрьдә башланган иде һәм 28 декабргьгә кадәр дәвам итә. Барлыгы 5 мең 705 тонна яшелчә — шул исәптән 3 мең 562 тонна бәрәңге, шулай ук 181 тонна сөт, 578 тонна шикәр, 1 млн 209 мең данә тавык йомыркасы, 647 тонна ит сатылган.









