Татарстан мәктәпләрендә укучыларны Россия халыкларының туган телләре һәм әдәбияты буенча олимпиадада катнашыр өчен гаризалар кабул ителә.
2025/26 уку елында Мәктәп укучыларының төньяк-көнчыгыш олимпиадасы кысаларында бишенче тапкыр уздырыла. Ярышлар 57 профильне үз эченә ала, Россиянең 72 төбәген һәм БДБ илләрен колачлый. Аны оештыруда 37 алдынгы университет һәм профильле оешма катнаша. Олимпиада ике этапта уза. Сайлап алу этабы 2026нчы елның 11нче гыйнварына кадәр дистанцион рәвештә үткәрелә. Гаризалар 10нчы гыйнварга кадәр кабул ителә. Йомгаклау этабы 2026нчы елның февраль-март айларында оештыручы югары уку йортларында уза. Олимпиадада VIII-XI сыйныф укучылары катнаша ала. Профильле предмет буенча Бердәм дәүләт имтиханында кимендә 75 балл җыйган олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары КФУга кергәндә аерым шартларга дәгъва итә ала.
Инициатива Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты яклавы астында Россия Фән һәм югары белем, Мәгариф министрлыклары ярдәмендә гамәлгә ашырыла.










