Быел татар шигъриятенең алтын баганаларының берсе Хәсән Туфан тууга 125 ел.Муса Җәлил музей-фатиры каршында эшләп килүче «Кызыл ромашка» клубының чираттагы очрашу кичәсе узды. Бу юлы истәлекле чара халкыбызның бөек шагыйре Хәсән Туфан иҗат юлына багышланды. Тулырак хәбәрчеләребез язмасында.
Очрашуга килүчеләр иң әүвәл Муса Җәлил белән Хәсән Туфан дуслыгына багышланган «Хатлар яздым утырып…» дип аталган күргәзмә белән танышты. Мәгълүм булганча ике шагырь бер-берсенә хатлар язган. Әлеге хатлар алар арасындагы мөнәсәбәтне, якын дуслыкны күзалларга ярдәм итә. Алар аша илдәге мәдәни hәм иҗтимагый тормышны, әдәби багланышларны ачыкларга мөмкин.
Кичә барышында Хәсән Туфанның тәрҗемәи хәле, Шулай ук Татарстан язучылары тарафыннан олуг шагыйрь белән бәйле истәлекләр яңартылды.
Татарстанның халык язучысы Марсель Галиев өчен дә Хәсән ага рухи остаз.
«Кызыл ромашка» клубының әлеге очрашуы Хәсән Туфанның тууына 125 ел тулуга багышлап оештырылган. Гомумән, рухи мирасыбыз сагында торучы «Кызыл ромашка» клубы халкым, милләтем дип янып яшәгән шәхесләребезне, аларның иҗатын яшь буынга танытуга да зур өлеш кертә.
Мөршидә Җиһан, Владимир Юрков, Татарстан яңалыклары.










