Цифрлы икътисадны үстерү һәм алдынгы технологияләрнең киң таралуы агросәнәгать өлкәсендә зур мөмкинлекләр ача. Росагрохимия хезмәтенең Татарстан филиалында узган фәнни- гамәли семинардан Мөршидә Җиһан репортажы
Татарстан яңалык кертү дигәндә гел беренче. Бүген интеллектуаль технологияләр теләсә кайсы тармак үсешенең төп юнәлеше.
Иң әүвәл әлеге семинар җир хуҗалары агрономнар өчен мөһим. Бар да заман таләпләренә яраклаша. «Агробизнеста акыллы технологияләр: кырлар мониторингынан алып уңыш алуга кадәр шартлар тудыру» дип аталган семинар шуның бер мисалы.
Пилотсыз очу аппаратлары темасы аеруча кызыксыну уятты. Дроннар авыл хуҗалыгы эшчәнлегенең дә иң кулайзаманча техникасы. Алар кырларны аэрофотога төшерү, җитешсезлекләре булган җирләрне ачыклау, культураларның торышын бәяләү, ашламалар кертү һәм үсемлекләрнең үсешен саклау өчен файдаланыла.
Белгечләр кырларга ашлама һәм саклану чаралары кертүче агродроннарның җир өсте техникасына караганда күп өстенлекләре бар дип ышандыралар.
Пилотсыз авиация системаларын җитештерү буенча компания вәкиле Сергей Селезнев фикеренчә агродроннар бүгенге көн таләбе. Татарстан бу җәһәттән алдынгы төбәк һәм бу аларның уңышында да чагыла. Бу фикерне республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре дә раслый.
Быел очу аппаратлары ярдәмендә Арча районында да җирләр эшкәртелгән.
Аралашу барышында белгечләр алдынгы технологияләрне авыл хуҗалыгына тагын да тизрәк интеграцияләү мөһим дигән нәтиҗәгә килде. Ә бу исә тиздән агросәнәгать тармагы яңа баскычка күтәрелә дигән сүз.
Мөршидә Җиһан, Ленар Хәбибуллин, Татарстан яңалыклары.










