Соңгы вакытларда безнең “Татарстан” радиосында психологлар белән әңгәмәләр еш яңгыравына игътибар иткәнсездер. Алар тыңлаучыларыбызда шактый кызыксыну уятты, белгечкә шәхси сораулары белән мөрәҗәгать итүчеләр дә булды. Шуңа күрә дә без өр-яңа тапшырулар циклын башлап җибәрергә кирәк, дигән фикергә килдек.
“Ышаныч дулкынында” дип аталган чыгарылышларда без психологлар белән төрле тормыш вәзгыятьләре, үзара мөнәсәбәтләр, хис-кичерешләр турында сөйләшербез. Сез дә, кадерле тыңлаучыларыбыз, үзегезнең сорауларыгызны, тәкъдимнәрегезне юллый аласыз. Аларны, “Ышаныч” телефонына кебек үк, аноним юлларга мөмкин. Беренче тапшыруыбыз гүзәл затларыбыз Хатын-кызларга багышлана. Безнең әңгәмәдәш психолог, филология фәннәре кандидаты, Казан дәүләт мәдәният институты доценты Гөлүсә Ахунова.










