Шаян ТВ балалар каналы яңа мультимедиа платформаны тәкъдим итте. Яңартылган сайтта кулланучыларны нәрсә көтә? Хәбәрчеләрбез әзерләгән язмада.
Шаян ТВ телеканалы 7 яшьлек туган көненә барлык тамашачыларга бүләк ясады! Яңартылган шаян тв сайты хәзер өр-яңа мультимедиа платформасына әйләнде. Тәкъдим итү чарасына Шаян Тв ның якын дуслары, мәртәбәле кунаклар килгән иде.
Сайтта файдалы мәгүлүматны бик җиңел табып булачак. Биредә кастинглар, бәйгеләр турында яңалыклар алып була. Заманча дизайн һәм уңайлы мобиль версия аша нәни тамашачылар һәм аларның әти-әниләре яраткан мультфильмнарны да җиңел таба алачак. Яңа платформа үзе үк кулланучының кызыксынуларына туры килгән видеоларны тәкүдим итәчәк.
Иң мөһиме – татар телендәге иң зур контент җыелмасы биредә тупланачак. Бу беренче татарр телендәге видеохостинг булачак.
Яңа интерактив мөмкинлекләр белән баетылган татар телендәге уникаль балалар контентын телеканал блогерлары һәм балалар үзләре тудыра!
Айзилә Батырханова, Альберт Сафиуллин, Татарстан яңалыклары.










