Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева “Ел ректоры” илкүләм премиясенә лаек булды.
Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы ярдәмендә ел саен «Илкүләм проектлар һәм профессорлар җәмәгатьчелеге» форумы оештырыла. Мәскәүдә узган әлеге форум, хакимият органнары, фәнни җәмәгатьчелек һәм бизнес вәкилләрен дә кертеп, 1500дән артык катнашучыны җыя, бу мәгариф өлкәсендәге төп мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен кулай җирлек. Анда Татарстаннан Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева да чыгыш ясады.
2020 елдан Форум барышында гомуммилли илкүләм премияләр лауреатларын бүләкләү тантанасы да була. Мәдәни юнәлештәге югары йортлар номинациясендә Мәгариф һәм идарә өлкәсендәге күренекле казанышлары өчен «Ел ректоры» премиясенә Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева лаек булды.










