Сезне татар һәм башкорт җыр сәнгатенең асыл традицияләрен дәвам иттерүче моңлы җырчы, Илһам Шакиров исемендәге премия лауреаты Илшат Сибагатуллин башкаруында җырлар тыңларга чакырабыз. Шунысын да әйтеп куйыйк: якын араларда без җырчының үзе белән дә якыннанрак таныштырырга ниятләп торабыз, “Татарстан дулкынында” программасының бер чыгарылышында аның белән күләмле әңгәмә тәкъдим ителер, безнең тапшырулар программасын күзәтеп барыгыз.










