Яшь буын татар классик композиторлар, аларның иҗаты белән кызыксынамы, остазлары кем?
Казан шәһәре Совет районының «19 нчы балалар музыка мәктәбе»ндә Фасил Әхмәтовны искә алдылар. Яшь буын татар классик композиторлар, аларның иҗаты белән кызыксынамы, остазлары кем? Әлеге сорауларга җаваплар Мөршидә Җиһан репортажында.
Композиторның иҗат, һәм тормыш юлы белән укучыларны остазлары таныштыра.
Алсу Салихова инде 3 дистә ел балаларга музыкаль белем бирә.
татар музыкасында яңалык итеп билгеләнгән фортепьяно өчен сонатинасы турында да белә яңа буын.
«Мин гармун булсам иде» исемле җырлар җыентыгы өчен Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелде. симфоник поэма, симфония, скрипка һәм оркестр өчен концертлар, кыллы квартетлар, камера-инструменталь әсәрләр, 130дан артык җыр һәм романслар, драма әсәрләренә музыка иҗат иткән шәхес ул дип искә ала җырчы Мингол Галиев.
Мин монда укучылар алдында сынауда дип шаярта Мингол абый. Ул инде сынауларны узган, ә бу кичәдә укучылар аның алдында имтихан тоты . Барысына да 5 ле куярлык.
Мөршидә Җиһан, Данил Жданов. Татарстан яңалыклары.










