“Татар радиоуниверситеты”на рәхим итегез! Тапшыруыбызның максаты – фәнни-популяр белем аша татар телен популярлаштыру һәм без әлеге тапшыруда фәннең төрле өлкәләре турында сөйләшәбез. Моңа кадәр булган тапшыруларда без анатомия, кеше сәламәтлеге, туган телебезнең сүз байлыгы, тел белеме, мифология, татар журналистикасы тарихы, татар әдәбияты темалары турында сөйләштек. Бүген яңа тема башлыйбыз! Дра-ма-тур-гия! Әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият бүлеге мөдире Әлфәт Мәгъсүмҗан улы Закирҗанов бүген дә остазлык итәчәк.










