Россия Президенты Владимир Путин Югары мәктәп укытучыларын һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итте. Шул хактагы телеграмма Кремль сайтында урнаштырылган.
«Бу бәйрәм — сезнең игелекле һөнәрегезгә олы хөрмәт билгесе, анда күп нәрсә педагог шәхесенә, аның сайлаган эше белән мавыгуына һәм тырышлыгына, рухи юмартлыгына һәм укучыларының язмышы турында ихлас кайгыртуына, туктаусыз белемен арттыруга әзер булуына, үз үрнәге белән студентларны һәм аспирантларны рухландыруына бәйле. Һәм, әлбәттә, яшьләрнең аякка басуына, аларда җаваплы гражданлык позициясе формалашуга керткән өлешегез, үз талантыгызны һәм энергиягезне Ватан иминлегенә юнәлтү омтылышыгыз да зур әһәмияткә ия.
Армый-талмый фидакарьләрчә эшләвегез, Россия югары мәктәбенең иң яхшы традицияләрен буыннан буынга тапшыруыгыз өчен сезгә зур рәхмәт», — дип яза Путин.










