Коммуналь инфраструктураны үстерү программасы торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше буенча парламент комитетының күчмә утырышында игътибар үзәгендә булды. Төзелеш министрлыгы депутатларга яктыртуны, суүткәргечләрне, газ линияләрен торгызу эшләренә җентекле анализ ясады. Анда биологик чистарту корылмаларын торгызу һәм төзекләндерү эшләре бара.
Ул берничә ел элек башланган. Бу һәм киләсе елларга 360 миллион сум акча бүленгән. 2023нче елда Россия Президенты Владимир Путин коммуналь инфраструктура системаларын модернизацияләүнең федераль программасына старт бирде. Ул «Яшәү өчен инфраструктура» яңа милли проекты составына керде. Быел республикада коммуникацияләрне алыштыруга 4 миллиард сумнан артык акча исәпләнгән. Шуларның 2 миллиардтан артыгы — федераль казна акчасы. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән быел федераль программага өстәмә рәвештә коммуналь инфраструктураны яңарту буенча республика проекты эшли башлады. Аның буенча 269 километр инженер челтәрләрен алмаштырырга мөмкин.










