Быел “Җыен” фонды тарафыннан “Шәхесләребез” сериясендә Татарстанның халык артисты, Респеубликаның атказанган сәнгать эшлеклесе Рафаэль Ильясов турында китап дөнья күрде.
Әйтергә кирәк, күренекле җырчы гомеренең 54 елын “Татарстан” радиосының музыкаль тапшырулар редакциясендә эшләүгә багышлаган. Китап Рафаэль Ильясовның тормыш һәм иҗат юлына багышлана. Биредә документлар, истәлекләр, интервьюлар, фотолар урын алган. Басма күптән түгел җырчының туган ягы — Чүпрәле районында тәкъдир ителгән иде. Киләсе атнада шундый чара Казан шәһәренең Пирамида мәдәният комплексында була. Ул 25 ноябрь көнгә билгеләнгән Бөек шәхесләребез турындагы истәлекләр, һичшиксез, халык күңелендә мәңге саклана. Тик шулай да, тарихи вакыйгаларны, хатирәләрне түкми –чәчми киләсе буыннарга җиткерү өчен аларны китап битләренә теркәп кую дөрестер.










