Иртәнге чыгарылыш
Яшел Үзәндә «Турбина» дигән яңа сәнәгать паркы мәйданчыгында газ турбинасы җайланмаларын җитештерү — ремонтлау буенча югары технологияле завод ачылды. Проект «АМКОР»дәүләт корпорациясе тарафыннан гамәлгә ашырылды. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев катнашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзәндәге өлкәннәр һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен яңа ачылган «Кайгырту йорты» нда булды. Интернат-йортны быел октябрь аенда «Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль программасы буенча ачтылар.
Татарстан балалар бакчаларында сыйфатлы туклануны тәэмин итүгә 2026 елда 622 миллион сумга якын акча бүлеп биреләчәк. Әлеге акча Арча, Әтнә, Балтач, Югары Ослан, Биектау, Зеленодольск, Кайбыч, Лаеш, Питрәч һәм Теләче районнары балалар бакчалары өчен каралган.
Көндезге чыгарылыш
Татарстан Бәхрейн белән хезмәттәшлек итәргә тели. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бәхрейн дәүләтенең Ислам эшләре буенча Югары Советы Рәисе Шәех Абдулрахман бин Мөхәммәд Бин Рашид Аль Халиф белән очрашуда белдерде.
Казан вертолет заводында Россиядә эшләп чыгарылган ВК-650В маркалы двигательле “Ансат” вертолетын беренче тапкыр Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге Дубай Халыкара авиакүргәзмәсендә күрсәттеләр. Очкыч санитария максатлары өчен билгеләнгән.
Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, шәех Тәлгать хәзрәт Таҗетдин җитәкчелегендәге делегация Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә булды. Кунаклар арасында дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, галимнәр, экспертлар, педагоглар, дин һәм җәмәгать эшлеклеләре бар иде. Алар Казанда Тәлгать хәзрәт Таҗетдинның рухияткә багышланган эшчәнлегенең 45 еллыгына багышланган чараларда катнаша.
Кичке чыгарылышлар
Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин транспорт тармагы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Ул «Яшәү өчен Инфраструктура» илкүләм проекты буенча башкарылган эшләргә тукталды. Соңгы 10 айда 13 мең чакрым озынлыгында юл төзелгән һәм ремонтланган.
Татарстанда 2028 елда бөек рус язучысы Лев Толстойның тууына 200 ел тулуга багышланган чаралар узачак. Бу турыдагы Указны Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.
Тукай районыннан полиция участок хезмәткәре Илдар Вәгыйзов «Народный участковый» Бөтенроссия конкурсында алтынчы урынны алды. Ул эчке эшләр органнарында 23 ел, 2014 елдан Тукай районының Яңа Троицк авыл җирлегенең беркетелгән административ участогында эшли
Татарстанда 2028 елда бөек рус язучысы Лев Толстойның тууына 200 ел тулуга багышланган чаралар узачак. Бу турыдагы Указны Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.
ҖиденчечакырылышТатарстан Дәүләт Советының уналтынчы утырышы27 ноябрьдә була.Анда 2026 елга, 2027 һәм 2028 елларның планлы чорына республика һәм территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетлары турындагы закон проектлары икенче укылышта каралачак.ПарламентПрезидиумыутырышындашундый караркабулителде.
Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин үзенең 45 еллык рухият эшчәнлегенә багышланган тантанада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинны «Иман һәм намус» ордены белән бүләкләде.










