22 ноябрьдә Түбән Кама районының Колмакчы авылында IV «Каз өмәсе» этнофестивале була.
Бәйрәм кунаклары татар халкының бай мәдәнияте һәм йолалары белән таныша ала. Фестиваль авылның «Кунакчыл ишегалды»нда халык җырларыннан, уеннардан һәм каз йолкудан башлана. Этно-фестиваль урам форматында уза. 15 иҗади урында эш оештырыла.
Биредә өлкән буын вәкилләреннән осталык дәресләре алу да каралган. «Инеш» чишмәсе янында каз түшкәләрен юу йоласы, авыл мәдәният йорты янындагы мәйданчыкта бәйрәм сәүдәсе, остаханәләр эшли, каз маеннан кайнар коймаклар, боткалар да авыз итәргә мөмкин була.









