Иртәнге чыгарылыш
Татарстанда 2028 елда бөек рус язучысы Лев Толстойның тууына 200 ел тулуга багышланган чаралар узачак. Бу турыдагы Указны Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.
ҖиденчечакырылышТатарстан Дәүләт Советының уналтынчы утырышы27 ноябрьдә була.Анда 2026 елга, 2027 һәм 2028 елларның планлы чорына республика һәм территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетлары турындагы закон проектлары икенче укылышта каралачак.ПарламентПрезидиумыутырышындашундый караркабулителде.
Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин үзенең 45 еллык рухият эшчәнлегенә багышланган тантанада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинны «Иман һәм намус» ордены белән бүләкләде.
Көндезге чыгарылыш
Бүген салым органнары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме билгеләп үтелә. Шул уңайдан Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин тармак хезмәткәрләрен һәм ветераннарына мөрәҗәгать итте.
Бүген Төркмәнстан башкаласы Ашхабадта сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча Төркмәнстан-Татарстан уртак эш төркеме утырышы уза. Анда республика Премьер-министры урынбасары — сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко җитәкчелегендәге делегация катнаша.
Бүген Татарстан Фәннәр академиясендә Казанга нигез салынуның 1020 еллыгына багышланган «Меңъеллык Казан» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция уза. Илнең төрле шәһәрләре галимнәре Казан һәм Россиянең башка борынгы шәһәрләре тарихын өйрәнүдә фәнни тәҗрибә , яңа алымнар белән уртаклаша.
Кичке чыгарылышлар
Бүген салым органнары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме билгеләп үтелә. Шул уңайдан Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин тармак хезмәткәрләрен һәм ветераннарына мөрәҗәгать итте.
“РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» Халыкара форумы вакыйгаларга бәйле туристлык өлкәсендә Russian Event Awards XIV Халыкара премиясенең финалына чыкты. Премияне тапшыру тантанасы Түбән Новгородта 28 ноябрьдә узачак.
Татарстан Министрлар Кабинеты Россия Сәүдә вәкиллеге каршындагы Татарстан Республикасының икътисадый вәкиле Евгений Горшков вәкаләтләрен озайтты. Евгений Горшков бу вазыйфаны 2022 елдан бирле башкара. Яңа документ нигезендә аның вәкаләтләре тагын өч елга озайтылды.