“Безнең заман әдәбияты үрнәкләре” дигән циклдан чираттагы тапшыруыбызны башлыйбыз. Әдәбият сөюче кадерле дуслар! Бүген без сезнең игътибарга язучы Ландыш Әбүдарованың “Йола” дигән хикәясен тәкъдим итәбез. Аны нәфис сүз остасы, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Дания Нурлы укый.
Әдәби-драматик тапшыруларыбызны дәвам итеп, игътибарыгызга радиобызның алтын фондыннан татар әдәбияты классигы – Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять” повестеннән бер өзек тәкъдим итәбез. Ул нәфис сүз остасы, күренекле актер Ирек Баһман язмасында яңгырый.










