Игътибарыгызга күренекле җырчы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, музыка педагогы, профессор Зөләйха Хисмәтуллина язмаларында халкыбыз җырларын тыңларга чакырабыз.
Зөләйха Хисмәтуллина халык хәтеренә опера сәхнәсендә кырыктан артык партия башкарган, композиторларыбызның классик әсәрләрен сәхнәгә алып чыккан затлы җырчы булып кереп калды. Шуның белән беррәттән аның иҗатында татар халык җырлары да зур урын алып тора. Хәзер без радио фондында сакланучы күп санлы язмалары арасыннан кайбер җырларны тыңларбыз.










