Студиябезнең бүгенге кунагы — филология фәннәре кандидаты, әдәбият белгече, Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар әдәбияты кафедрасы доценты Гөлфия Расил кызы Гайнуллина. Без язучы Ландыш Әбүдарова иҗаты турында әңгәмә корабыз. Сүз яшь галимнәрнең РНФ гранты кысаларында (номер 24-28-20211) Ландыш Әбүдарова иҗатын өйрәнүләре турында булачак.










