Юл йөрү кагыйдәләрен кечкенәдән үк үзләштерү мөһим. Шушы көннәрдә Актаныш районының “Каенкай” балалар бакчасында, юл йөрү кагыйдәләренә багышланган дәрес узды.
Малайлар, кызлар үзләрен җәяүлеләр, машина йөртүчеләр урында хис итте. Ачык шөгыль барышында әнә шулай юл йөрү кагыйдәләрен исләренә төшерде бакча нәниләре.
Әлеге зурлар төркеменә 10 бала йөри. Балалар светофор төсләренә дә буйсына, җәяүлеләр кичүе аша да хәрәкәт итә белә. Моны алар ачык шөгыль барышында тәрбиячеләргә дә күрсәтте. Балачактан үк хәвефсезлек тәрбияләүнең иң нәтиҗәле ысулы бу ди тәрбиячеләр. Әлеге эшчәнлеккә бакчада зур урын бирелә.
Монда алынган белемнәр киләчәктә урамнардагы куркыныч хәлләрдән сакланырга ярдәм итә. Өйрәнгән кагыйдәләрне балалар тормышта да куллана. Ә белгәннәрне кабатлап тору комачау итми.
Алга таба алар юл хәрәкәте куркынычсызлыгы юнәлешендә республикакүләм конкурста чыгыш ясарга әзерләнә.
Ләлә Зәйнуллина, Регина Сәләхова. Татарстан яңалыклары. Актаныш районы









