Казанда «Россия – Көнчыгыш» халыкара милли мәдәниятләр фестивале- шәрык базары тәмамланды. Быел фестивал дүртенче тапкыр узды. Масштаблы чарада Россиянең 20 төбәгеннән, 40 ка якын һәм ерак чит илләрдән катнашучылар килгән иде. 10 көн дәвамында тамашчылар, кызыклы, эчтелекле чараларны күрә алды. Фестивалнең ябылу тантанасының иң матур мизгелләре алдагы язмада.
Казах кызы Дана Жанашова фестивальгә рәхмәт сүзләрен җиткерә. Казанда шәрык базары фестивалендә ул Акку ансамбле солисты буларак катнаша.
12 көн дәвамында Казаныбыз шәрык дөнҗясы башкаласына әйләнде. 40 илдән, Россиянең 20 төбәгеннән килгән катнашучылар үзләренең мәдәнияте, теле, милли киемнәре, җыр-биюләре белән таныштырды.
Быелгы фестивальдә 60 тан артык милләт вәкилләре катнаша. Иран егете Реза Дезайпурның фестивальгә икенче ел килүе. Аның чыгышы берәүне дә битараф калдырмый.
Әлеге уен коралының исеме – дәф. Элегрәк ул күннән эшләнә иде, хәзер һава торышына яраклаштырып, аны пластмасстан да ясыйлар.
Бу пай – молдавия халык музыка уен коралы. Панфлейта буларак билгеле, гадәттә бамбуктан эшләнә.
һәр милләт вәкиле үзенең милли уен коралын күрсәтте. челтерәп аккан чишмә суын хәтерләткән, моңлы тавыш иясе – татарстанның атказанган артисты Гөлсирин Абдуллина татарстанны тәкүдим итте.
Гарәпләрнең киемнәрендә һәр нәрсәгә алтын йөгертелгән.Барысы да затлы булырга тиеш. Баш киеме өскә күтәрелеп тора.
Берничә сәгать эчендә Тамашачылар шәрык дөньясы буйлап сәяхәт кылды. Әлеге соклангыч матурлыкка хозурланды.









