Түбән Камада иң яхшы Коръән укучыны ачыкладылар. Бәйге балалар арасында узды. Аның күп еллык тарихы бар. Башта ул – үзәк мәчеттә, хәзер — шәһәркүләмендә оештырыла. Конкурс Туфан Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театры бинасында узды. 100дән артык малай һәм кыз изге китапны яттан белү дәрәҗәсен күрсәтте. Аларның чыгышларын бергәләп карыйк.









