Тапшыруда Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстандагы 5 нче санлы районара инспекциясендә салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Мөнир Шәйдуллин катнашып, 1 нче декабрьгә кадәр милек салымнарын түләргә кирәклеге турында сөйли, тыңлаучылар сорауларына җавап бирә.
Тапшыруның икенче өлешендә Буа ветеринария техникумы директоры Илдар Гиниятуллин техникумда бирелә торган белгечлекләр, анда тудырылган шартлар, студентларның тырышып укулары турында сөйли.
Быел “Җыен” фонды тарафыннан “Шәхесләребез” сериясендә Татарстанның халык артисты, Респеубликаның атказанган сәнгать эшлеклесе Рафаэль Ильясов турында китап дөнья күрде. Әйтергә кирәк, күренекле җырчы гомеренең 54 елын “Татарстан” радиосының музыкаль тапшырулар редакциясендә эшләүгә багышлаган. Китап Рафаэль Ильясовның тормыш һәм иҗат юлына багышлана. Биредә документлар,истәлекләр, интервьюлар, фотолар урын алган. Басма күптән түгел җырчының туган ягы — Чүпрәле районында тәкъдир ителгән иде. Бу атнада шундый чара Казан шәһәренең Пирамида мәдәният комплексында була. Ул 25 ноябрь көнгә билгеләнгән.










