Иртәнге чыгарылыш
Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының уналтынчы утырышы киләсе пәнҗешәмбе көнне — 27 ноябрьдә була. Анда 2026 елга, 2027 һәм 2028 елларның планлы чорына республика һәм территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетлары турындагы закон проектлары икенче укылышта каралачак.
Татарстан Фәннәр академиясендә Казанга нигез салынуның 1020 еллыгына багышланган «Меңъеллык Казан» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция узды. Илнең төрле шәһәрләре галимнәре Казан һәм Россиянең башка борынгы шәһәрләре тарихын өйрәнүдә фәнни тәҗрибә , яңа алымнар белән уртаклашты.
3 декабрьдә танылган композитор Салих Сәйдәшевнең тууына 125 ел тула. Әлеге истәлекле дата уңаеннан бөек шәхеснең Казандагы музее, реставрациядән соң, кабат ачылачак.
Кичке чыгарылыш
Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта Россия Салым органнары хезмәткәрләре көненә һәм Федераль салым хезмәтенең Татарстандагы идарәсенең 35 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Федераль салым хезмәте җитәкчесе Даниил Егоров катнашты.
Декабрьдә МАХ мессенжеры кулланучылары «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия акциясендә катнаша ала. Проект авыр тормыш хәлендә булган балаларның хыялларын тормышка ашырырга ярдәм итә.
Татарстанда көзге ярминкәләр 11 нче тапкыр үткәрелде. Барлыгы 1 млрд сумнан артык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган. Шәһәр халкына арзан бәяләрдән продуктларның киң ассортименты — кош ите, сыер ите, йомырка, бәрәңге, яшелчә, сөт продуктлары, шикәр комы, көнбагыш мае, он, кондитер әйберләре тәкьдим ителгән.










